«Алтын минбәр» XX Казан халыкара кинофестивале программасына Казах киносы көне кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков сөйләде.
«Казахстан фильмнары конкурс һәм конкурстан тыш программага керде – һәм бу Татарстан белән Казахстанның мәдәни-гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлегенең үрнәге.
Конкурстан тыш программада ике фильм тәкъдим ителәчәк. Аларның берсе – кинорежиссер Тәлгать Теменовның «Смуглянка»сы (казахча — «Каракыз»). Бу Бөек Ватан сугышы елларындагы мәхәббәт тарихы. Икенче фильм – режиссерлар Ерлан Нурмөхәмбәтов һәм Лиза Такэбның «Ат караклары. Вакыт юллары». Бу Казахстан-Япон фильмы чын вакыйгаларга нигезләнгән», - дип хәбәр итте дипломат.XX Казан халыкара «Алтын минбәр» кинофестивалендә Казах киносы көне якшәмбе, 8 сентябрьдә узачак, дип ачыклык кертте чараның башкарма директоры — «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Ул шулай ук бу көнне Казахстанда төшерелгән мультфильмнар сериясен дә күрергә мөмкин булачак, дип ассызыклады.
«Быел анимацион фильмнарның рекордлы саны Казахстаннан килде, анда анимация бик яхшы үсеш алган. Без конкурска 37 мультик кабул иттек, аларның кайберләре анимация номинациясенә һәм конкурстан тыш программага керде. Казах киносы көненә без шулай ук мультфильмнар әзерләдек. Гаиләләр белән килергә, ике искиткеч картина һәм мультфильмнар карарга була», - дип чакырды Айтуганова.
Тарихының беренче өч елындагы исемен кире кайтарган «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале Татарстан башкаласында 6-11 сентябрьдә узачак. Быел конкурс программасында дөньяның 27 иленнән 51 фильм каралган.
«Алтын минбәр» XX Казан халыкара кинофестивален Иран режиссеры Бабак Хаджепашиның «Агач кочагында» фильмы ачып җибәрәчәк. Аны беренче тапкыр Россия территориясендә күрсәтәчәкләр. «Алтын минбәр» фестиваленең хедлайнерлары «Великолепный век» сериалы йолдызлары булачак.
Свежие комментарии