На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүчеләр арасында беренче бүләкләр бүген уйнатыла

Бүген Казанда 2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү уңаеннан оештырылган зур онлайн-конкурс кысаларында беренче призлар уйнатылачак. ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битендә тавыш бирүе турында скриншот урнаштырган катнашучылар арасында 16нчы модельле ике iPhone смартфоны һәм глэмпингта ял итү өчен ике кешелек сертификат уйнатылачак.

Бүләкләр уйнату «Казан парклары һәм скверлары» төркемендә 21:00 сәгатьтә башлана.

Конкурс сылтама аша узып Дәүләт хезмәтләре порталында яңа парк яки иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирүчеләр арасында уздырыла.

Катнашучылар арасында 4 көн дәвамында кыйммәтле призлар уйнатылачак:

  • 16нчы модельле 10 iPhone смартфоны
  • Volga Resort глэмпингында ял итү өчен 2 сертификат
  • «Руки Вверх!» төркеме концертына 2 билет (һәрберсе 2 кешелек)
  • Надежда Кадышева концертына 2 билет (һәрберсе 2 кешелек)
  • Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасындагы спектакльгә 5 билет (һәрберсе 2 кешелек)

Конкурста катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

  • 12 июньгә кадәр сылтама аша узып ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Казанның яңартырга кирәк булган паркы өчен тавыш бирергә;
  • тавыш бирүне раслап скриншот ясарга (тавыш биргәннән соң күрсәтелә). Элегрәк тавыш биргән очракта Дәүләт хезмәтләреннән «Сораштыру узылган» дигән скриншот күрсәтергә;
  • скриншотны 12 июньнең 20:00 сәгатенә кадәр ВКонтактедагы шәхси биттә «Мин _ _ _ өчен тавыш бирдем» (сайланган паркны күрсәтергә) дип язып һәм #голосуюзаказань #паркиказани хэштегларын куеп урнаштырырга;
  • ВКонтактеда шәхси аккаунт ачык, кимендә 30 көн элек теркәлгән һәм 14 яше тулган һәм паспортында Казан пропискасы яки теркәлүе булган физик затныкы булырга тиеш.

Конкурсның нигезләмәсе белән танышырга кирәк. Анда бәйгенең даталары, кагыйдәләре һәм катнашу шартлары җентекләп язылган.

Бүләк отучылар 9 июньнән 12 июньгә кадәр көн саен «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Казан парклары һәм скверлары» төркемендә туры эфирда игълан ителәчәк.

Бүләкләр уйнату расписаниесе:

  • 9 июнь – 16нчы модельле ике iPhone смартфоны, глэмпингта ял итү өчен ике кешелек сертификат
  • 10 июнь – 16нчы модельле ике iPhone смартфоны, глэмпингта ял итү өчен ике кешелек сертификат
  • 11 июнь – 16нчы модельле өч iPhone смартфоны, «Руки Вверх!» төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узачак концертка ике кешелек ике билет
  • 12 июнь – 16нчы модельле өч iPhone смартфоны, «Руки Вверх!» төркеме концертына ике кешелек билет, Надежда Кадышева концертына ике кешелек билет, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узачак концертка ике кешелек өч билет

Тавыш бирү өчен Казанның төрле районнарындагы 32 иҗтимагый киңлек тәкъдим ителгән. Моннан тыш, казанлылар үз вариантын тәкъдим итә ала. Тавыш бирүдә җиңгән киңлек киләсе елга төзекләндерү программасына кертеләчәк өстенлекле проект булачак. Тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Казанлылар тавыш бирүдә шулай ук үзенең ишегалдын сайлый ала. Җиңгән очракта, ишегалды киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына өстенлекле нигезендә кертеләчәк. Моннан тыш, катнашучылар тавыш бирү кысаларында шәһәр киңлекләрендәге үзгәрешләр турындагы фикерен белдерә һәм берничә сорауга җавап бирә ала.

Алты ел (агымдагы елны да кертеп) дәвамында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2742 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Әлеге территорияләрдә 3,6 миллион квадрат метрга якын асфальт-бетон өслек җәеләчәк.

Гомумән алганда, республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм булдыру программасы (Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла) эшли башлаганнан бирле 10 ел дәвамында республикада 422 иҗтимагый киңлек төзелде яисә яңартылды. Бу парклар, яр буйлары, скверлар һәм бульварлар. Аларны реновацияләүгә 26 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх