На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанда 24 октябрьдә шәхси автоларда йөрүне чикләргә чакырдылар

БРИКС саммитының соңгы көнендә, 24 октябрьдә, Казанда юл участоклары вакытлыча ябылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең Телеграм-каналында кисәттеләр.

«Бу очрашулар төгәлләнү белән ил лидерлары делегацияләре шәһәрдән китәчәк дигәнне аңлата. Шуңа күрә бүген, элегрәк кисәтелгәнчә, кирәк булган саен маршрутлар буенча юлларны вакытлыча ябачаклар», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Башкарма комитетта юлларда вакытлыча киеренке вазгыять булырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр. Шуңа күрә мөмкин булганча шәһәр буенча шәхси автомобильләрдә хәрәкәт итүне чикләү мөһим һәм метрополитен хезмәтләреннән файдаланырга киңәш ителә.

Ссылка на первоисточник
наверх