На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Мөхәммәтшин Татарстан урманнарын саклауга һәм торгызуга игътибарны көчәйтергә өндәде

Иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе - урман хуҗалыкларының өлгергән һәм черегән агачларны кисү мөмкинлеге булмау. Федераль законга үзгәрешләр кертү таләп ителә. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында белдерде.

«Урманнарның торышын яхшырту өчен ел саен 3,5 мең гектар мәйданда урман патологиясен тикшерү эшләре һәм санитар-савыктыру чаралары үткәрелә.

Әмма бу гына җитәрлек түгел. Республикада урман кисүнең барлык төрләре буенча исәпләнгән урман кисү 2,2 млн куб метр тәшкил итә. 2019 елдан 2024 елга кадәр ул 4,7 млн куб метр күләмендә, ягъни 35,3 процентка үзләштерелгән. Бу бик аз. Урманчылар өчен бу борчылуга сәбәп, чөнки исәпләнгән урман кисү үзләштерелми, мәйданнар бушатылмый, урман торгызу эшләре башкарылмый», – диде ул.

Өлгергән һәм чери башлаган агач әзерләү РФ төбәгенең Урман планы, урманчылыкның урман хуҗалыгы регламенты, шулай ук арендага бирелгән кишәрлектә урманнарны үзләштерү проекты нигезендә аренда шартнамәләре нигезендә гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан гына башкарыла ала, дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры.

«Өлгергән һәм чери башлаган агачларның туплануы урманнарның экологик һәм санитария торышының начараюына китерә. Тоташ кисүләрнең булмавы урман торгызу өчен фонд формалашмауга китерә. Һәм иң мөһиме – урманнардан күп максатлы, рациональ, өзлексез, ярлыланмыйча файдалануны тәэмин итүнең төп принцибы бозыла», - дип ассызыклады ул.

Кузюров искәрткәнчә, урман законнарын камилләштерү өчен Россия Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында Федераль закон проекты эшләнгән. 2023 елның июлендә ул Дәүләт Думасына җибәрелә.

Һәм узган елның ноябрендә беренче укылыш узды. Хәзер закон проектына төзәтмәләр буенча эш алып барыла.

«Бүгенгә 20 млн куб метр чамасы урман фондыннан вакытында алынмаган. 2007 елдан өлгергән һәм чери башлаган үсентеләр туплана. Монда тоташ кисүләр башкарырга, шуның белән туфрак әзерләргә һәм кыйммәтле культуралар утыртырга кирәк. Алай гына да түгел, без соңгы елларда климат үзгәрешләрен күзәтәбез. Бөтен Европа буйлап чыршы агачлары кибә, чөнки климатны исәпкә алып, грунт сулары кими. Безгә катнаш культуралар булдырырга кирәк», - диде министр.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урманнарны саклау һәм яңадан торгызу аеруча контрольдә булырга тиеш, дип өстәде.

«Бу сорау безнең өчен буш түгел. Урманнарны сакларга кирәк. Урманны тулысынча торгызуга 35-50 ел һәм аннан да күбрәк вакыт китүен исәпкә алсак, урман утырту һәм урманнарны янгыннан саклау белән актив шөгыльләнергә кирәк. Республикада бу мәсьәләгә игътибарны көчәйтергә кирәк. Июль башында без Татарстаннан сайланган депутатларны һәм сенаторларны чакырачакбыз. Без алар белән төрле мәсьәләләрне күтәрәчәкбез, шул исәптән республика закон чыгару инициативаларының ничек гамәлгә ашырылуы турында да. Һәм бу федераль закон проекты турында фикер алышырбыз», - дип белдерде ул.

Урманнарны саклау һәм торгызу «экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Соңгы елларда Татарстан әйләнә-тирә мохитне саклауда зур уңышларга иреште, Идел буе федераль округында табигатьне саклау эшчәнлегендә лидер булды.

«Экология мәсьәләләре – кешеләрнең тормыш сыйфатының нигезе. Безнең яшәү тирәлегеннән башларга кирәк. Без иҗтимагый киңлекләрне, ишегалларын төзекләндерүгә зур акча тотабыз. Ләкин сыйфатлы һава, яхшы су булмаса — берни булмаячак», — дигән иде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх