На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Новосибирскида төбәк Сабан туе башланды

Бүген Новосибирскида төбәк Сабан туе – язгы кыр эшләре тәмамлануын аңлаткан традицион бәйрәме башланды. Аны оештыруда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы актив катнашты. Быелгы бәйрәм Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Байжанов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен укыды, анда республика лидеры Новосибирск татарларын һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлаган, тынычлык, иминлек һәм милли гореф-гадәтләрне саклауларын теләгән.

Көн яңгырлы булуга да карамастан, «Каенлык» паркына күпсанлы халык – татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Сабан туен якын иткән һәм яраткан шәһәр кешеләре җыелды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләренең, шулай ук татар диаспорасы лидерларының котлауларыннан башланды. Алар милләтара татулыкны ныгыту, Россия төбәкләрендә татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Сабан туе программасына «Сабантуй гүзәле – 2025» бәйгесе, кул көрәше һәм милли көрәш буенча ярышлар, милли киемнәрдән мәйдан буйлап узу, гер күтәрү һәм аркан тартышу буенча спорт ярышлары керә.

Шулай ук балалар мәйданчыгы, һөнәрчеләрнең мастер-класслары һәм фотозона каралган.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабан туе белән котлаган иде.

Фотолар һәм видеоны Светлана Заһидуллина тәкъдим итте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.

ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх