На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Россиядә ислам банкингын кертү буенча сынау проектының перспективаларын бәяләделәр

Россиядә баштарак ике елга исәпләнгән ислам банкингын кертү буенча сынау проекты озайтылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ финанс министры урынбасары Иван Чебесковка сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство башлыгы урынбасары белдергәнчә, югарыда аталган эксперимент гамәлдә булган бер ел эчендә Россия Хөкүмәте сынау проектының вакытын озайту өчен җитәрлек тәҗрибә туплаган.

Өстәвенә, Финанс министрлыгында ислам банкингы нормалары географиясен илнең бөтен территориясенә җәелдерергә телиләр. «Әлеге алымнарны закон нигезендә илнең бөтен территориясендә кертергә кирәк», - диде Чебесков.

Аның билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта Финанс министрлыгында, Дагыстан, Чечня, Башкортстан һәм Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буенча комплекслы җайга салуны гамәлгә кертү мөмкинлеген карыйлар. Мондый чараларны илнең башка төбәкләренә дә таратырга кирәк, дип саный финанс министры урынбасары.

Ислам банкингын кертү буенча эксперимент Россиянең дүрт төбәгендә 2023 елның 1 сентябрендә башланды. Ул, классик займнарны процентка бирүне тыеп, ислам нормалары нигезендә банк эшчәнлеген җайга салуны күздә тота. Моның урынына башка формалар, шул исәптән кичектереп түләү, лизинг һәм өлешләп финанслау кулланыла.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх