На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар турында: Акчаны тигез итеп тотарга кирәк

Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 42,9 миллиард сум акча каралган, шуның 23,4 миллиарды – федераль бюджеттан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Акчаны илкүләм проектлар кысаларында үзләштерүне аерым билгеләп үтәсем килә, ул әлегә 36,5 процент тәшкил итә.

Ел дәвамында акчаны тигез итеп тотарга кирәк», – дип искәртте Миңнеханов.

ТР Рәисе сүзләренчә, Татарстанда илкүләм проектлар буенча 456 объект төзеләчәк һәм ремонтланачак. Ул билгеләп үткәнчә, федераль үзәк белән килешүдәге барлык параметрларга да ирешергә кирәк. Моннан тыш, республиканың өстәмә рәвештә күпме акча алу мөмкинлеген дә күзәтеп бару зарур.

Искәртеп үтәбез, Россиядә барлык өлкәләргә дә диярлек кагылышлы яңа илкүләм проектлар старт алды. Быел Татарстанда аларның 12се («Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары») гамәлгә ашырылачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.

youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх