На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Мөхәммәтшин Дәүләт Думасында Россия Хөкүмәтенең хисабы турында фикер алышуда катнашты

Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының пленар утырышы узды. Анда Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ил хөкүмәтенең 2024 елдагы эше турында хисап тәкъдим итте. Утырышта видеоэлемтә режимында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Россия Хөкүмәте хисабы кебек көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрне Федерация субъектларының закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре һәм төбәк парламентарийлары катнашында карау Дәүләт Думасында традицион практикага әйләнә, дип билгеләп үттеләр Дәүләт Советында.

«Хөрмәтле депутатлар, без сезнең белән бергә Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә арта барган тышкы басым шартларында гаять җитди сынауларны җиңеп чыгу өчен барлык чараларны да күрдек», – диде Михаил Мишустин.

«Барлык коллегаларга, депутатларга, сенаторларга хөкүмәтнең инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерәм. Җайга салынган бердәм эшебез дәүләт башлыгы куйган системалы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде», - дип өстәде ул.

РФ Премьер-министры докладында Россиянең сатып алуга сәләтлелек паритеты буенча дөньяның иң зур икътисадлары дүртлегенә керүен искәртте, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм халыкның реаль керемнәре 8,5 процентка диярлек арту турында хисап тотты.

Хөкүмәт Президентның махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү буенча яңа тәкъдимнәрен мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашыру өчен тиз арада караячак, дип ышандырды Мишустин. Ул шулай ук махсус операция хәрбиләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын санап үтте.

Дәүләт Думасы утырышында видеоэлемтә режимында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Дәүләт Советының профильле комитетлары җитәкчеләре катнашты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх