Россиянең мөселман өммәте иҗтимагый диалог үсешенә өлеш кертә. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, барлык мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлап, шулай дип белдерде.
Ул изге Рамазан ае тәмамлану көне рухи чистарыну белән бәйле булуын, изге эшләр белән тулып торуын билгеләп үтте.
«Ислам традицияләрен саклап, Россиянең мөселман өммәте иҗтимагый диалогны үстерүгә, кешеләр арасында ышаныч һәм үзара аңлашуны ныгытуга өлеш кертә.
Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә игътибар бирелүе аеруча мөһим», - дип язган ул телеграм-каналында.РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары шулай ук барысына да сәламәтлек, иминлек һәм һәр йортта шатлык тулып торуын теләде.
Свежие комментарии