На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Әлмәт драма театры «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә яңартылды

Әлмәт татар дәүләт драма театры яңа 2025 елны яңартылган бинада каршылый. «Мәдәният» федераль илкүләм проекты кысаларында башкарылган ремонт эшләре төгәлләнде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева хәбәр иткәнчә, проектта катнашуга гариза 2022 елда бирелгән, ә 26 миллион сумнан артык субсидия бүлеп бирү турындагы мәгълүмат 2024 елның августында билгеле булган.

Шуның 21101120 сумы — федераль финанслау, 4949720 сумы - республика бюджеты акчалары.

Театр ремонты бик кыска вакыт эчендә башкарылды.

«Театр коллективының, район башкарма комитетының һәм төзүчеләрнең бердәм хезмәте нәтиҗәсендә без 80нче юбилей сезонын өзмәдек һәм бер генә спектакльне дә гамәлдән чыгармадык, Яңа ел чараларын да тулы күләмдә уздырдык. Ел башыннан театрга 53 меңнән артык тамашачы килгән. Төзүчеләр һәм артистлар тыгыз хезмәттәшлектә, бер-берсенең хезмәтен хөрмәт итеп эшләделәр. Хәзер театрда җылы да, якты да. Яраткан театрыбызны яңартуда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм», - диде Фәридә Исмәгыйлева.

Ремонтның иң әһәмиятле өлеше 155 тәрәзәне алыштыру булды, шул исәптән зурларын һәм стандарт булмаганнарын, алар театр бинасының чын бизәгенә әверелде. Илкүләм проект кысаларында шулай ук заказ буенча эшләнгән өч яңа имән ишек урнаштырылган, алар сәнгать сөючеләргә озак еллар хезмәт итәчәк.

Уңайлы амфитеатрлы заманча кара стильдә эшләнгән кече зал камера куелышы өчен менә дигән мәйданчык булачак. Моннан тыш, ремонт барышында кәрнизләр, санузеллар яңартылган, түшәмнәр һәм яктырткычлар алыштырылган, хореография залы ремонтланган һәм башка ремонт эшләре башкарылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх