На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Мансур хәзрәт Җәләлетдин: Элек әби-бабайлар «нәселгә тап төшмәсен» дип тәрбия биргәннәр

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов нәселне барлау, шәҗәрә төзүнең әһәмияте турында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бүгенге көндә нәселебезне белү – замана таләбе.

Нәселне белмичә дә яшәп була, ләкин тарихыңны белмәсәң, киләчәгең нинди була? Һәркем җиде булмаса, өч буын бабасын булса да белергә тиеш», – дип саный Мансур хәзрәт.

Аның сүзләренчә, шәҗәрәне төзи башласаң, әби-бабайларыңның тормышын өйрәнүгә керешсәң, әллә кая кереп китәсең. «Нинди кием кигәннәр, ничек яшәгәннәр, нинди тәрбия алганнар, кайда эшләгәннәр, кемнәр белән аралашканнар, нинди проблемалары булган, сәүдәгәрме, ярлымы, хәлле кешеләр булганмы – барысын да өйрәнсәң, буыннан буынга шул мәгълүмат күчәчәк», – диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Ул үзебездән соң нинди нәсел калдыруны уйларга киңәш итте. «Әйе, йорт төзедең ди, ләкин нәселеңне дә калдырасың бит. Элек әби-бабайлар «нәселгә тап төшмәсен» дип тәрбия биргәннәр. «Балам, оныгым, бу ярамый» дигәннәр. Нәселгә мәңгелеккә тап төшүдән курыкканнар. Аларның нәселе «фәлән-фәлән булган икән» дип, өйләнгәндә дә, нәселе бозык булса, ул комачаулаган», – дип белдерде мөфти урынбасары.

Мансур хәзрәт әйтүенчә, «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестиваленең төп максаты – халыкны нәселне өйрәнүгә өндәү.

Ул, шулай ук, шәҗәрәне өйрәнү никахлар таркалу очраклары кимүенә дә тәэсир итәргә мөмкин, дигән фикердә. «Аерылышулар да күп бит. «Кайсы нәселдән килгән» дип, нәселенә карап өйләнешсәләр, бәлки, гаиләләр дә ныграк булыр иде.

Бәлки, озаграк яшәрләр дә», – ди Мансур хәзрәт.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх