Россия составына керү турында референдумнар Украинаның Россия империясе һәм Советлар Союзы составында булган барлык өлкәләрендә дә узарга мөмкин. Херсон өлкәсе губернаторы Владимир Сальдо РИА Новости агентлыгына биргән аңлатмасында шундый фикерен белдерде.
Аның сүзләренчә, Киев режимы, Украинадагы низагны җайга салу буенча мөмкин булган сөйләшүләрдә Россия шартларын кабул итмәсә, шулай булуы ихтимал.
Искәртеп узабыз, референдумнар нәтиҗәсендә Кырым Республикасы, Севастополь, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре Россия составына керде, дип яза «Татар-информ».
Свежие комментарии