На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә җәй көне оештырылачак лагерьлар исемлеге чыкты

Җәйге каникул чорында Татарстан мәчетләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырыла. Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнде. Ул әхлак һәм тәрбия, ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, сабантуйларны һ.

б. үз эченә ала. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Диния нәзарәте балалар өчен җәйге каникул ялларын оештыручы Казан һәм Татарстан мәчетләренең исемлеген тәкъдим итә. Биредә күрсәтелгән адреслар буенча, мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып, язылырга мөмкин. Шул ук исемлектә рухи-сәламәтләндерү курсларының үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән. Игътибар: исемлеккә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх