На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстан спортчылары БРИКС уеннарында 36 алтын медаль яулады

Татарстан спортчылары БРИКС илләренең спорт уеннары кысаларында 10 көнлек ярышларда 36 югары пробалы медаль яулады – барлыгы төрле дәрәҗәдәге 57 бүләккә ия булды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

«БРИКС уеннарының 57 медален безнең спортчылар яулады. Татарстан җыелма командасы 36 алтын, 14 көмеш һәм 7 бронза медальне үзенеке итте», – диелә хәбәрдә.

Россия җыелма командасының барлыгы 502 медале бар. Спортчылар 262 тапкыр пьедесталның беренче баскычына, 141 тапкыр – икенче баскычына, 99 тапкыр – өченче баскычка күтәрелде.

Иң күп җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өчлеккә шулай ук Белоруссия (247 медаль) һәм Кытай (62 медаль) керә.

БРИКС уеннары программасы үз эченә 27 спорт дисциплинасын ала. 93 илдән килгән 4,7 меңнән артык спортчы бер-берсе белән көч сынаша. Барлыгы 387 комплект медаль уйнатыла.

Искәртик, 12 июньдә ярышларны ачу тантанасы узды. БРИКС уеннарында катнашучылар һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

Ссылка на первоисточник
наверх