На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казан янындагы трассада мәктәп укучысы квадроциклда тимер киртәгә бәрелеп үлгән

Бүген Казан – Боровое Матюшино автомобиль юлының 20нче километрында яшүсмер квадроциклда бәрелеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, мәктәп укучысын юл-патруль хезмәте вәкилләре күреп алган һәм аның артыннан киткән. Квадроцикл рулендәге үсмер, идарәсен югалтып, тимер киртәгә килеп бәрелгән.

Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган.

Казанның Идел буе районы прокуратурасы тикшерү эшен башлаган.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх