
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Хөкүмәт чарасы VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ахырдан фикерләре белән бүлеште.
«Беренчедән, Татарстан Рәисе юлламасы һәрвакыт социаль характерда. Ул һәрчак ватандашларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән. Залда укытучылар, авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәтчәннәре, сәламәтлек саклау тармагы вәкилләре, спортчылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларыбыз һәм башкалар булды. Һәр юлламаның эчтәлеге, аңарда билгеләнгән мәсьәләләрне ишеткәч, тагын да ныграк хезмәт дәрте белән эшлисе килә. Бөтенесенә дә уңышлы эш, яхшы кәеф һәм Рөстәм Нургалиевич куйган максатларга ирешүне телим. Әлбәттә, социаль сәясәттә дә, икътисадта да, мәгариф, мәдәният һәм спортта да зур бурычылар тора», – дип белдерде ул.
Вице-премьер, ТР Рәисе юлламасында бөтен тармакларны да колачлавын билгеләде.
«Рөстәм Миңнеханов үзгә бер җылылык белән республикадагы тотрыклылык һәм үсешне тәэмин итүче предприятиеләр турында бәян итте. Бүгенге көндә дә Татарстан төбәге – Россия Федерациясенең көчле төбәкләре исәбендә үзенең урынын били. Шулай ук Рәисебез халыкара сәясәт темасын күтәрде, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең роле арта бара һәм бу безнең өчен мөһим. Куелган бурычлар – катлаулы, һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Юлламада ишегаллары, скверлар һәм парклар төзелеше, ремонт һәм инженер инфраструктурасына аерым игътибар бирелде», – дип ассызыклады ул.
Фазлыева билгеләп үткәнчә, әлеге юллама – якты киләчәккә, төбәкнең ил һәм дөньякүләм казанышларына нигез сала.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии