На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Буа ветеринария техникумы махсус операция хәрбиләренә машина җибәрде

Буа ветеринария техникумы махсус операция зонасына «Шевроле Нива» автомобиле җибәрде. Оешма җитәкчесе Илдар Гыйниятуллин сүзләренчә, хәрбиләргә машина җибәрү коллектив карар булган.

«Бу курсантлар машина йөртергә өйрәнә торган автомобиль иде. Студентлар капиталь ремонт ясады. Двигательне һәм башка запас частьләрне алыштырды.

Өр-яңа машинага әйләнде. Безнең Буа егетләре җиңү белән әйләнеп кайтсын», - диде Гыйниятуллин.

Машина белән бергә маскировка челтәре дә җибәргәннәр. «Аны студентлар җәйге практика вакытында үрде. Уку башланды, һәм без бу эшне дәвам итәбез», - диде директор.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Әлфинур Йосыпова катнашында әзерләнде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх