Россия хезмәткәрләре киләсе елларда керемнәрнең сизелерлек артуына исәп тота ала. Белгечләр фаразлары буенча, илдә уртача хезмәт хакы 2026 елда 118-120 мең сумга кадәр артачак. Бу хәзерге хезмәт хаклары белән чагыштырганда 12-14 процентка күбрәк, дип яза «Татарстан-24».
Бу саннарны хөкүмәт каршындагы Финуниверситет кафедрасы доценты Игорь Балынин җиткерде. Эксперт ассызыклаганча, сүз инфляция аркасында хезмәт хакларының номиналь үсеше турында гына бармый — керемнәр реаль чагылышта да артачак, ягъни россиялеләрнең сатып алу сәләте чыннан да үсәчәк.
Балынин хезмәт хакынүстерә торган ике төп факторны аерып чыгара. Беренчесе — бөтен базарны үз артыннан тарта торган хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру. Икенчесе — квалификацияле кадрлар җитмәү, аның аркасында эш бирүчеләр, яхшы белгечләрне җәлеп итү һәм тотып тору өчен, җәлеп итүчән шартлар тәкъдим итәргә мәҗбүр, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии