На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Фәрит Мөхәммәтшин: Марий Эл парламенты закон чыгару традицияләрен саклый

Мари Эл Республикасында бүген мөһим иҗтимагый-сәяси көнне – төбәк Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуны билгеләп үтәләр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгаручы хезмәттәшләрен әлеге вакыйга белән котлады. Аның сүзләрен ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте китерә.

Татарстан парламенты җитәкчесе исеменнән сәламләүне ТР Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов укыды, ул Марий Эл Дәүләт Җыены рәисе Михаил Васютин чакыруы буенча Йошкар-Олада республика парламентының тантаналы утырышында һәм «Марий Эл Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы: заманча парадигма һәм тарихи концептлар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаша.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең мөрәҗәгатендә ассызыклаганча, Конституция кабул итү Россия Федерациясе составында мари халкының дәүләтчелеген алга таба үстерү юлында мөһим адым булды. Ул билгеләп үткәнчә, документ республиканың тарихи юлының дәвамлылыгын беркетте һәм аның социаль-икътисади потенциалын ачуның стратегик векторларын билгеләде.

Аның сүзләренчә, Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының депутатлар корпусы конституцион механизмнар нигезендә иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрен үстерүдә актив катнаша. Аерым алганда, төп закон нигезләмәләрен үстерүдә заманча икътисадны һәм мәдәни мирасны саклауны тәэмин итә торган ныклы законнар базасы булдырылды.

«Парламентарийлар, алдагыларның иң яхшы традицияләрен дәвам итеп, төп максатны үтиләр – карарлар кабул иткәндә җәмгыятьнең барлык катламнары мәнфәгатьләрен, социаль-сәяси тотрыклылыкны, гражданнар тынычлыгын һәм милләтара татулыкны ышанычлы тәэмин итүне исәпкә алалар», – диде Мөхәммәтшин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх