ТР Премьер-министры Алексей Песошин Космонавтика көнен акылга сыймаслык казанышлар символы дип атады. Ул, барлык татарстанлыларны әлеге бәйрәм белән котлап, шулай дип белдерде.
«Бу истәлекле көн кешелекнең галәмне буйсындыру омтылышындагы акылга сыймаслык казанышлары һәм кыю амбицияләре символы булып тора.
Бүген илебез үзен галәм киңлекләрен өйрәнүгә һәм үзләштерүгә багышлаган, Россия космонавтикасы традицияләрен саклаучылар һәм арттыручыларны хөрмәтли», - дип билгеләп үтте Песошин.Ул искәртеп үткәнчә, Россиянең галәмдәге казанышларының әһәмияте елдан-ел арта, ә перспективалар амбициоз төс ала.
«Безнең тикшеренүчеләр һәм инженерлар илебез космонавтикасының казанышларына халыкара проектларда ихтыяҗ булсын, космик фән һәм технологияләр үсешенә өлеш кертсен өчен көн саен тырышып эшли», - дип өстәде Песошин.
Аның сүзләренчә, Россия, үткәндәге бөек җиңүләрне онытмыйча, киләчәккә ышаныч белән карый, яңа офыклар ача һәм үз алдына яңа максатлар куя.
«Әлеге бәйрәм көне бөек ачышларга, кыю хыялларга һәм яңа казанышларга рухландырсын. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм галәмне буйсындыруда яңа үрләр телим!» - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Свежие комментарии