Татарстан территориясе якын көннәрдә куркыныч метеорологик күренешләр йогынтысына дучар булачак. 18 июньнең 14:00 сәгатеннән 19 июньнең 21:00 сәгатенә кадәр актив атмосфера фронтлары үткәндә яшен булуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр (урыны белән секундына 24 метрга җитәргә мөмкин) көчәюе, яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Давыл турында кисәтү сәбәпле Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тиешле куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш итә:

Кече судно хуҗаларына суга чыгудан тыелырга, үзләре белән коткару, элемтә һәм навигация чаралары йөртергә, берүзләренә генә балык тотмаска.

Автотранспорт йөртүчеләргә торак пункт чикләреннән ерак юлга чыгудан тыелырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә.

Балкон һәм йорт яны территорияләреннән җилдә очып китәргә мөмкин булган ныгытылмаган әйберләрне алып куярга. Машиналарны түбә астына, агачлар янына куймаска. Җил көчәйгән очракта торак бина эченә яшеренергә.

Яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, яшен сугудан саклану өчен биек объектлардан ерак торырга.

Яшен кайтаргычлар урнаштыру яшен разряды сугудан биналарның җимерелүе һәм януыннан сакланырга ярдәм итәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе республика халкын давыл кисәтүенә җитди карарга һәм шәхси иминлекне тәэмин итү буенча киңәшләрне үтәргә чакыра.
Татарстан халкына давыл кисәтүе сәбәпле куркынычсызлык чаралары турында искәрттеләр
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии