На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган

Татарстанда Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Аңа карата «Вазифаи вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарганда, Мөслим авылында дүрт Сабан туе бәйрәмен үткәргәндә сәүдә палаткаларын урнаштырган өчен, Ильясов үз кул астында эшләүчеләр аша эшкуарлардан законсыз рәвештә акча җыюны оештырган.

Нәтиҗәдә, ул эшкуарлардан ким дигәндә 41 мең сум акча алган.

Тикшерүчеләр мошенниклыкның өстәмә эпизодларын ачыклауны дәвам итә.

Ссылка на первоисточник
наверх