Татарстан Дәүләт Советы депутатларының округлардагы эше дәвам итә. Яңа ел бәйрәмнәрендә парламентарийлар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты, авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында катнашты, шулай ук «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында яшь татарстанлыларның Яңа ел хыялларын чынга ашыруны дәвам итте.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.8 гыйнварда Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин һәм Дәүләт Советы депутаты Наил Залаков эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды, анда авыл хуҗалыгы алдынгыларының тантаналы слетында катнашты. Район Мәдәният йортында агросәнәгать комплексының тармакны үстерүгә зур өлеш керткән иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Слет барышында «Чынлы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә азык үзәге ачылды, кунаклар шулай ук «Исток» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының җиләк-җимеш саклау урынын карады.
1-7 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасында булды. Дәүләт Думасы депутаты Александр Бородай белән бергә алар Донбасс Иреклеләр Берлеге бүлекчәләренә барды һәм хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
30 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов «ВИЧ-инфекция» диагнозы белән исәптә торган Чаллы балаларына Яңа ел бүләкләре тапшырды.
28 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ирек Хәнипов «Бердәм Россия Кыш бабае» традицион хәйрия Яңа ел акциясендә катнашты. Бәйрәмгә авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде. Бәйрәм көннәрендә Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында балаларның Яңа ел хыялларын чынга ашыруны дәвам итте.
Свежие комментарии