Донбасс ополченецларына ике пенсия түләү турындагы закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта каралды. Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Бу 2014 елдан башлап Донецк Халык Республикасы хәрби берләшмәләре, Луганск Халык Республикасы халык милициясе боерыклары буенча хәрби хезмәт узган, шушы вакытта сугышта җәрәхәтләр алу, имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә инвалид калган гражданнарга кагыла.
Бу очракта гражданнар инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм, мисал өчен, картлык буенча иминият пенсиясе яки тиешле еллар хезмәт иткән өчен пенсия алу хокукына ия булачак», - дип искәртте ул.Бессараб «әлеге закон проектының язгы сессиягә тулаем кабул ителәчәгенә» ышана.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясендә һәр гражданинның пенсия белән тәэмин ителү хокукы, әмма аерым категория гражданнарның бер үк вакытта ике пенсия алырга хакы барлыгы федераль законнар белән беркетелгән.
Свежие комментарии