На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Хәрбиләр Менделеевск волонтерларына рәхмәт белдерде

Менделеевск районында Өлкәннәр көненә багышланган чара узды. Аны Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты вәкиле һәм «Без бергә!» хәрәкәте җитәкчесе Марина Глебова оештырган.

Көннең төп геройлары – «көмеш волонтерлар», өлкән буын хатын-кызлары, Алар Ватан хәрбиләренә ярдәм итүләрен дәвам итә. Алар маскировка ятьмәләре үрәләр, пончо тегәләр, яшелчәләр киптерәләр, гуманитар йөкләр җыялар.

Аларның хезмәте - ул реаль ярдәм генә түгел, ә чын күңелдән кайгырту да.

Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучылар хатын-кызларга тырышлыклары өчен рәхмәт белдерергә килделәр.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Фото: ТР Менделеевск районы матбугат хзезмәте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх