На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Үзбәкстан радиосында Гаяз Исхакыйның бертуганының кызы белән әңгәмә эфирга чыга

22.35 сәгатьтә Үзбәкстанның «O»zbekiston» радиоканалында 103.1 дулкынындагы «Бәллүр чишмә» радиотапшыруында Гаяз Исхакыйның бертуганының кызы - Сөембикә Гариф кызы Шәрипованың (Исхакый) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган программа эфирга чыгачак. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

10 майда танылган Ватандашыбыз, Икенче Бөтендөнья сугышының хезмәт фронтында катнашкан Сөембикә Гариф кызы Шәриповага (Исхакый) 105 яшь тула. Ул сугыш елларында Казандагы хәрби госпитальдә эшләгән. Яшь шәфкать туташы буларак, яралы солдатларны дәвалаган, аларны тормышка кире кайтарган, тәүлек буе кизү торган, аңа еш кына табиблар өчен дә эшләргә туры килгән. Соңыннан, тәҗрибә туплагач, Медицина институтына укырга кергән һәм аны тәмамлагач, Ташкентка күчеп килгән. Биредә 37 ел шәһәр Туберкулез диспансерында эшләгән. Аның гомуми медицина стажы – 64 ел!

Сөембикә Шәрипова - танылган язучы, публицист, драматург, әдәби тәнкыйтьче, татар халкының хокуклары өчен көрәшүче Гаяз Исхакыйның бертуганының кызы. Ул гомер буе абыйсының исемен һәм иҗади мирасын татар халкына кайтару буенча зур эш алып бара.

«Мин Сөембикә апа белән күп тапкырлар аралаштым. Бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрә идек. Әмма аның 95 яшендә биргән интервьюсы – уникаль. Ул анда үзенең катлаулы язмышы, сугышка кадәрге вакыйгалар, үзе кичергән сынаулар, шәхес буларак формалашуы һәм гаиләсе, балалары турында сөйли. 6, 8 һәм 10 майда әлеге интервью минем радиотапшыруларда яңгыраячак», - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр чишмә» радиотапшыруының авторы һәм алып баручысы Рәйхан Маннапова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх