На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы үләннәр әзерлиләр

Татарстанның Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы үләннәр (мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр) әзерли. Бу идея очраклы гына тумаган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин сүзләренчә, Химиклар урамы, 72б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм пунктыннан файдалы үләннәр җыюны сораганнар.

«Безгә шалтыратып, бервакыт кемнеңдер солдатларга мәтрүшкә җибәрүен әйттеләр. Хәзер яңадан җибәрегез дигәннәр, аны бик яраталар икән. Бездә ул күп үсә. Бу эш акча сорамый, бары тик вакыт кына кирәк», - диде Айрат Гарифуллин.

Үләнне көн саен җыялар. Соңыннан аны җирле Мәдәният йортында таратып киптерәләр.

Түбән Уратма авылы хуҗабикәләре солдатлар өчен чәкчәк тә әзерли. Шуларның берсе, Мәдинә Сәхапова, әлеге милли ризыкны балачактан ук әзерли белүен әйтте. Ул һәм тагын ике авылдашы бер тапкыр әзерләгәндә 25 һәм аннан да күбрәк чәкчәк пешерә икән.

«Без бу вакытта дога укыйбыз һәм яхшы әйберләр турында гына уйлыйбыз. Солдатларга ныклык, сәламәтлек һәм өйләренә Җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез», - диде хатын-кыз.

«Боларның барысы да шактый акча таләп итә: хәзер әйберләр кыйммәт. Шуңа күрә ризык әзерләү һәм гуманитар ярдәм җыюда катнашмаучы авылдашлар финанс ягыннан булышырга тырыша. Кемдер киемнәр алып килә. Күптән түгел хәтта толып алып килделәр, солдатлар аны рәхмәт әйтеп алды», - диде Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы.

  • 1 августтан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр акча ала алачак. Түләүләр күләменең артуы РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү турындагы яңа указы белән бәйле.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, дип белдерде. Максатлар арасында — Россиянең үз куркынычсызлыгын гарантияли торган шартлар тудыру.
Ссылка на первоисточник
наверх