На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Волынец: Татарстанда елына 500гә якын кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә

Татарстанда елына 500гә якын кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.

«Бездә ата-ана хокукларын яңадан кайтару белән проблема бар. Әгәр соңгы өч елда чикләүләр билгеләнгән ата-аналарның 10 процентка якыны хокукларын яңадан кайтара алса, ата-ана хокукларыннан тулысынча мәхрүм ителгән кешеләрнең 3 проценттан азрак өлеше генә хокукларын яңадан кайтарды», - дип сөйләде балалар омбудсмены.

Мондый проблема гомумән бөтен Россиядә күзәтелә, дип ассызыклады Волынец. Шул ук вакытта ул республикада күрелә торган чаралар еш кына ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүгә юл куймаска ярдәм итә, дип билгеләде.

«Әгәр ата-ананы шулай да хокукларыннан мәхрүм иткәннәр икән, бу инде бик катлаулы очрак, димәк, - дип йомгаклады Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. – Әмма республикада исәптә торучы гаиләләр саны кимеде».

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх