На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстанда ел башыннан 1,5 млн кв метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

Торакны файдалануга тапшыру планы 48 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. ТР Рәисе матбугат хезмәте шул хакта яза.

Файдалануга тапшырылган 1570000 кв. метр мәйданның 11 проценты – коммерцияле төзелеш, гомуми мәйданы 186 мең кв.

м артык булган 35 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 43 процентка үтәлгән, гомуми мәйданы 69 мең кв. м булган 6 йорт файдалануга тапшырылган. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлә – якынча 1,4 млн. кв. м.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Кайбер категория гражданнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Программа буенча ятим балалар өчен федераль финанслау белән 37 торак бина сатып алуга дәүләт контракты төзелгән. Шулай ук 25 апрельдә тагын 86 фатир сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан ителде.

Республикада яшь гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр өчен торак белән тәэмин итү программасы актив гамәлгә ашырыла. Күп балалы гаиләләр өчен 27 сертификат рәсмиләштерелгән, фатирларның гомуми мәйданы 2,2 мең кв.м. «Электрон бюджет» программасы кысаларында муниципалитетлар килешү төзегән, 66 гаилә таныклык алган инде.

Дамир Шәйдуллин шулай ук мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльлеләр өчен торак сайлау дәвам итүен билгеләп үтте.

Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә бирелгән җир участокларын инфраструктура белән тәэмин итү буенча республика программасы турында сөйләде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх