На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Айдар Сәлимгәрәев: Патриотлык - республика мәгълүмат кырында төп юнәлешләрнең берсе

Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында патриотлык темасына материалларны карауның гомуми саны 137 миллионнан артып китә. Казан IT-паркында «Татмедиа» республика агентлыгының коллегия утырышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шундый санны атады.

«2024 елда патриотлык темасы - республиканың мәгълүмат кырында төп юнәлешләрнең берсе. Республика Үзәк сайлау комиссиясе үткәргән анализ буенча, Татарстанда патриотлык, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм темаларына кагылышлы материаллар саны 83 меңнән артып киткән, ә аларның гомуми карау саны 137 миллионнан артык», — дип хәбәр итте Айдар Сәлимгәрәев.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны ул Татарстандагы медианың төп геройлары дип атады. Аның әйтүенчә, «Татар-информ» һәм фронтка ярдәм темасына 3,2 мең материал әзерләгән һәм чыгарган, «Бизнес Онлайн» — 2,2 мең.

«Татар-информ» иҗат төркеме икенче ел Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылары, аларның гаиләләре һәм волонтерлары катнашында махсус видеопроектны гамәлгә ашырган. «Ел башыннан гомуми аудиториясе 80 млн кеше булган 400дән артык видеосюжет һәм фильм әзерләнгән», - диде агентлык җитәкчесе.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агентлык «Герои рядом» — «Геройлар янәшә» әдәби әсәрләргә ачык конкурс игълан итте. Айдар Сәлимгәрәев журналистларны әлеге конкурста катнашырга чакырды.

«Хәрби хәбәрче белгечлеге яңадан актуаль булды. Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында хәрби хәбәрчеләр булып Зөфәр Дәүләтшин, Равил Мукменов һәм башкалар эшли. Безнең коллегиягә Донбасстан махсус килгән «Комсомольская правда»ның хәрби хәбәрчесе Григорий Кабатьян килде», — дип хәбәр итте Сәлимгәрәев.

Аның сүзләренчә, хәзер фронтта Татарстанның медиа тармагы вәкилләре — 7 хезмәткәр, аларның 22 гаилә әгъзасы кулына корал тотып сугыша. Шулардан 19 кеше үз теләге белән хәрби операциягә киткән.

«Минем чыгышымның тексты әзерләнгәндә, безнең коллегабыз - «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закированың бертуган энесе махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында хәбәр килде.

«Кайгыгызны уртаклашабыз. Якын арада бу турыда әсәр кесә китабы форматында дөнья күрәчәк», - дип йомгаклады «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе һәм һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх