На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Татарстан Росреестры күчемсез милекне теркәүдә яңа чикләүләр турында кисәтте

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турындагы закондагы үзгәрешләрне аңлатты. Әгәр участокларның чикләре билгеләнмәгән һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән икән, 2025 елның 1 мартыннан җир кишәрлекләренә, биналарга яисә башка объектларга хокукларны рәсмиләштерү мөмкин булмаячак.

Бу хакта Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге таләп, максатчан билгеләнешенә карамастан, җирләрнең барлык категорияләренә дә кагыла.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында килешүдә күрсәтелгән участокның чикләре яисә теркәлә торган объект урнашкан участок турында мәгълүмат булмау да - теркәүне туктатып тору өчен яңа нигезләр рәтендә. Моннан тыш, әгәр юридик зат документларны кәгазь форматында тапшырса, аларны карамыйча кире кайтарачаклар. Физик затлар катнашындагы килешүләр яки Росреестр тарафыннан рәсми рәвештә расланган техник тоткарлыклар гына искәрмә булып тора.

Яңа кагыйдәләр ипотека механизмнарына да кагылачак. 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк закон нигезендә, торакка хокуклар тигез булган очракта, милекче гаиләсенең элеккеге әгъзаларында торак бинадан файдалану хокукы саклана. Шулай ук ипотека рәсмиләштерү өчен гаиләдәге барлык әгъзаларның, торактан файдаланучы элеккеге әгъзаларны да кертеп, нотариаль ризалыгы таләп ителә. Мондый кулланучылар турындагы мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә башлаячак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх