На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Илсур Метшин Казандагы сайлау кампаниясенә нәтиҗә ясады

Казанда сайлаулар гадәттән тыш хәлләрсез узды, барлык канун таләпләре үтәлде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Сайлаулар закон буенча үткәрелде, нинди дә булса гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч, сайлаучылар өчен уңайлы атмосферада узды. Казанда 463 сайлау участогы эшләде һәм сайлаулар чын-чынлап бәйрәм вакыйгасына әйләнде.

Без Казанда яшәүчеләрнең активлыгын күзәттек, алар гаиләләре, балалары белән килде», – диде Метшин.

Ул шулай ук сайлау кампаниясен оештыручыларга, хокук саклау органнары, социаль блок хезмәткәрләренә һәм бу вакыйгага катнашы булган башка кешеләргә рәхмәт белдерде, эшләрен җайлы башкаруларын билгеләп үтте.

Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, 80 объектта сәламәтлек пунктлары урнаштырылган, аларда терапевт тикшерүләре үткәрелгән һәм гриппка каршы вакцина ясалган. Ярминкәләр эшләгән, аларда 200 тоннага якын продукция сатылган. Халыкка уңайлы булсын өчен маршрутларда бушлай автобуслар эшләгән, аларда Казан халкы 211 мең сәфәр кылган.

Казанда сайлауга килүчеләр саны 54,5 процент тәшкил итте. «Бердәм Россия» партиясе – 68,5 процент, КПРФ – 12,9, ЛДПР – 7, «Яңа кешеләр» – 5,4, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партиясе 4,9 процент тавыш җыйды.

«Дәүләт Советының яңа составына профессионаллар, тәҗрибәле, казанлыларга билгеле җитәкчеләр керде», – дип нәтиҗә ясады Метшин.

Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында округлар буенча Рушан Минһаҗев, Рамил Әхмәтов, Рима Мөхәммәдшина, Фәнис Нурмөхәммәтов, Дмитрий Солуянов җиңүчеләр булды. Вахитов һәм Идел буе районнарында – Алексей Созинов, Рөстәм Абдулхаков, Нияз Гафиятуллин, Андрей Егоров.

Киров һәм Мәскәү районнарында – Александр Лившиц, Айрат Сафин, Артур Абдулҗанов. Совет районында Эмиль Хөснетдинов, Дмитрий Анисимов, Руслан Йосыпов, Евгений Чекашов җиңде.

«Тавыш бирү - Татарстан башкаласында яшәүче һәр җаваплы һәм битараф булмаган кешенең иң мөһим бурычы. Мин сайлауларга килгән кешеләргә, активлык күрсәткәннәргә һәм яңа парламент өчен тавыш биргәннәргә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сайлауларда катнашып, без туган республикабызда уңай үзгәрешләр өчен нигез һәм мөмкинлекләр тудырабыз», - диде Илсур Метшин.

Ссылка на первоисточник
наверх