Ay Yola башкорт музыкаль төркеме әгъзалары Homay композициясе белән дөнья музыкаль чартларын яулаганнан соң Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары исемнәрен алды. Бу хакта НТВ хәбәр итә.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров музыкантларның республика мәдәниятен үстерүгә керткән күпьеллык өлешләрен билгеләп үтте.
«Бу җырны иҗат иткән артистларның республика мәдәнияте хакына күпьеллык эш тәҗрибәсе бар. Котлыйм һәм Башкортстан мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.Республика башлыгы төркемнең вокалисты Ринат Рамазановка «Башкортстан Республикасының халык артисты» исемен бирү турындагы карарны имзалау турында игълан итте. Әтиле-кызлы Адель һәм Руслан Шәйхетдиновлар «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исемен алды.
Свежие комментарии