Казан циркы үзенең «Мирас» милли спектакль-фэнтези премьерасын бүген – 12 июньдә тәкъдим итте. Оештыручылар Казан циркының 135 еллык тарихында моның беренче милли шоу булуына басым ясыйлар.
Чакырылган профессиональ команда татар халкының бай мәдәниятен, традицияләрен цирк сәнгате аша бирергә тырышкан.
Барлык катнашучылар милли элементлар булган цирк сәнгатенә туры килгән костюмнардан киенгән.Тамашаның режиссеры – Мәскәүнең Цветной бульварда Никулин циркының баш режиссеры Евгений Шевцов, баш балетмейстер - Ольга Полтарак, клоунаданы һәм театраль номерларны куючы режиссёр - Андрей Шарнин, куючы рәссамнар – Надежда Русс һәм Анатолий Нежный.
Программада Цветной бульварда Никулин циркы, Якутия дәүләт циркы номерлары да бар. Атлы номерлар Белоруссия дәүләт циркы белән берлектә әзерләнгән. Тамашада Казан циркының балалар студиясенә йөрүчеләр дә катнаша.
Җырчылар - Сөмбел Кыямова һәм Айгөл Гардисламова. Баянда – Азат Җәләлиев һәм Семён Леонтьев. Җыр текстларын шагыйрә Гөлүсә Батталова язган.
Тамаша зур сюжетка корылмаган, татар фольклорына һәм тормышына кагылышлы аерым номерлар балаларның төше дип кенә кабул ителә. Тамаша татар һәм рус телләрендә бара.
Казан циркы «Мирас» тамашасын Россия регионнарында да, чит илләрдә дә күрсәтергә җыена.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t. me/iatatarinform
Свежие комментарии