Татарстан 2024 елда Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә өч социаль объект, спорт һәм музыка мәктәпләре, «Малютка» һәм «Светлячок» балалар бакчаларын ремонтлады. Соңгы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләре үткәрелде. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары, шефлыкка алынган шәһәрләрдә Татарстаннан куратор Фәнил Әһлиуллин Казан белән Луганск арасындагы «Бергә» телекүпере туры эфирында сөйләде.
«2025 елда «Светлячок» балалар бакчасын ремонтларга (ремонтлап бетерергә – Т-и. иск.), ә Рубежноеда мәктәпнең эчке өлешен ремонтларга планлаштырабыз. Элегрәк анда түбә, тәрәзәләр, җылыту системалары алыштырылды, бина тирәли су үткәрми торган нигез ясау эшләре башкарылды, бүгенге көндә бу мәктәптә җылылык бар», - дип сөйләде ул.
Исегезгә төшерик, телгә алынган телекүпер бүген беренче тапкыр «ТНВ-Татарстан» һәм «Луганск 24» телеканаллары арасында башланып китте. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан үткәрелә.
Туры эфир вакытында тамашачылар күренекле кешеләр, махсус хәрби операция геройлары, медиклар, хәзерге вакытта Донбасста тыныч тормышны торгызучы төзүчеләр һәм волонтерларның тарихларын ишетә алачак.
Свежие комментарии