На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Дәүләт Думасы депутаты һәм Яңа Чишмә башлыгы хәрбиләр һәм волонтерлар белән очрашты

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Татарстанның Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов хәрби хезмәткәрләр һәм махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итүче волонтерлар белән очрашты.

Парламентарий хәрбиләрнең нинди проблемалары булуы турында белеште. Махсус операциядә катнашучы ике хәрби яраланганнан соң операцияләрне Республика клиник хастаханәсендә нейрохирургтан ясату белән ярдәм итүне сорады.

«Без бу мәсьәләне эшкә кабул иттек. Шулай ук безгә волонтерлар Херсон өлкәсе юнәлешендә урманны ташыр өчен фура белән ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Айдар Рәис улы моны да эшкә кабул итте. Без аларны август азагына кадәр машина белән тәэмин итәчәкбез. Тагын ирләре хәбәрсез югалган ике хатын-кыз аларны табарга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать юллады. Моны шулай ук эшкә кабул иттек», - дип сөйләде «Татар-информ»га депутат ярдәмчесе.

Парламентарий хәрбиләргә нык сәламәтлек һәм тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.

Вячеслав Козлов контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән Екатериновка авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьковка ноутбук, ә барлык хәрбиләргә бераз матди ярдәм тапшырды.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх