На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Башкортстанда Салават Юлаев музеен төзекләндерәчәкләр

Башкортстан Милли музее Малаяз авылындагы Салават Юлаев музеен капиталь ремонтлау өчен контракт төзеде. Эшләрнең бәясе 114 миллион сум тәшкил итәчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шундый мәгълүмат урнаштырылган, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Контракт нигезендә, музейның түбәсе һәм фасады, җылылык, вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация системасы ремонтланачак.

Подрядчы бинаның эчке бизәлешен яңартырга, тышкы яктырткычлар урнаштырырга һәм музейның территориясен тәртипкә китерергә тиеш.

Эшләр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында федераль һәм төбәк бюджетларыннан финанслана. Капиталь ремонтны башкару срогы 2027 елның 30 сентябренә кадәр дип билгеләнгән.

Салават Юлаев музеена 1965 елда нигез салынган. Музей экспозициясе милли герой Салават Юлаевның язмышы турында сөйли. Биредә башкорт тирмәсе җиһазлары, кием-салым, эш кораллары, кирәк-яраклар тәкъдим ителгән; риваятьләр буенча Салаватка нисбәтле ияр һәм кылыч аерып күрсәтелгән. Музейда башкортларның Емельян Пугачевка кушылу сәбәпләрен ачкан, 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы этапларын чагылдырган материаллар белән танышырга мөмкин.

Экспозициядә «Пугачев һәм Салават Юлаев отрядларының 1774 елның 3 июнендә Әй елгасы янында Михельсон корпусына каршы сугышы» музей диорамасы үзәк урынны алып тора, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх