На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Рөстәм Миңнеханов яшеренү өчен яраклы корылмаларны тагын бер тапкыр тикшерергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшеренү урыны сыйфатында файдаланырга мөмкин булган барлык корылмаларны тагын бер кат тикшерергә һәм пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы туганда, анда тоткарлыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итәргә кушты. Бүген республика Иминлек Советы утырышында ул шулай дип белдерде.

ТР Рәисе искәрткәнчә, бу корылмаларда, эскәмияләр һәм җитәрлек күләмдә су запасын да кертеп, кешеләргә нормаль шартлар тәэмин итәргә кирәк.

«Гамәлдәге яшеренү урыннарын нормаль хәлгә китерүне республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контролендә этаплап башкару зарур», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Узган дүшәмбедә Владимир Путин Кремльдә Татарстан Республикасы Рәисен кабул итте. Рөстәм Миңнеханов Президентка төбәкнең икътисади үсеше турында сөйләде. Владимир Путин республикада махсус хәрби операциягә ярдәм итү юнәлешендә алып барыла торган зур эшне, шулай ук Татарстанның икътисади үсештәге уңышларын аерым билгеләп үтте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх