19 гыйнварда Самара өлкәсенең «Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт казна учреждениесендә (Воронеж урамы, 9 йорт) татар теле дәресләрен оештыру буенча җыелыш була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Татар теле дәресләрен үткәрү өчен 25 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләрдән торган төркем җыела. Аларны Айгөл Сафина укытачак.
Белешмәләр өчен 8-927-606-27-80 телефоны буенча Гүзәл Рамазановага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Свежие комментарии