Бүген Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар 27 апрельгә кадәр узачак. Казанның Авиатөзелеш районындагы ярминкә эше белән ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та танышты.
«Без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча традицион язгы ярминкәләрне башлап җибәрдек.
Алар апрель азагына кадәр дәвам итәчәк. Безнең Казанда 12 мәйданчыгы эшләячәк. Ләкин, ике мәйданчык, Кызыл Кокшай һәм Батыршина урамнарында төзелеш ремонт эшләре бару сәбәпле локацияләрен үзгәртте. Әлеге нокталар Мәскәү районындагы «Түбәтәй» сәүдә комплексы янына күчерелде. Һәрбер муниципаль районга ярминкә мәйданчыгы беркетелгән», — диде Марат Җәббаров журналистларга.Шулай ук министр сүзләренчә, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дә икешәр-өчәр мәйданчыкта ярминкәләр уза.
«Бәяләр кибетләрнекенә караганда 10-30 процентка арзан. Әлбәттә, кайбер төр товарларга хаклар көздән үк үзгәрешсез калды. Шулай да, кайбер продуктларга бәяләр артты. Җитештерүчеләр монда рекомендацияләнгән суммалардан бәяләрне күтәрми. Бу эш фикерләшеп эшләнелде. Елдан-ел ярминкәдә товарларны реализацияләү темплары үсештә», — дип өстәде министр.
- Һәр ярминкә мәйданында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән, алар продукциягә тәкъдим ителгән бәяләрнең үтәлешен тикшерә. Ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре алып килгән продукциянең сыйфатын контрольдә тота.
- Үз продукциясен республика ярминкәләрендә 22 район һәм агросәнәгать комплексының 19 оешмасы тәкъдим итте. Шул исәптән «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары вәкилләре алып килде.
Свежие комментарии