На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Аксубайда «Милләт кроссы»нда иң яшь катнашучы - өч яшьлек бала бүләкләнде

Аксубайда спорт бәйрәме – «Милләт кроссы - 2024» Бөтенроссия йөгерү көненә районнан җиңел атлетика сөючеләр җыелды. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре, шул исәптән мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, спорт ветераннары һәм актив тормышка омтылучылар. Җиңел атлетика стартларында дүрт йөздән артык кеше катнашты.

Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде. «Сезне чын күңелдән әлеге спорт бәйрәме белән котлыйсым килә. Спорт белән шөгыльләнү өчен Һава торышы әйбәт. Сезгә җиңел старт һәм югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим!», – диде ул.

Беренче йөгереш гомуми булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да 100 метрлы дистанцияне югары тизлектә йөгереп үтте. Бу – үзенчәлекле тест, дистанцияне узуга әзерлек. Массакүләм йөгерештә бер-бер артлы төрле яшь төркемнәре буенча стартлар бирелде.

«Милләт кроссы» «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы ярдәмендә узды. Хәрби формада флаглар тотып район җиңел атлетлары өчен җан атарга ветераннар килде һәм бу спорт чарасына патриотик төсмер бирде. Шулай ук традиция буенча Чик сакчылары берлеге вәкилләре дә йөгерүдә катнашты һәм призлы урыннар алды.

Ярышларда иң көчле йөгерүчеләр катнашты. Дистанциянең соңгы метрларын спортчылар каршылаучыларның бердәм алкышлары астында йөгереп үттеләр.

Стартлар тәмамлангач, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Призлы урыннарны алган катнашучылар яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр алды. Иң яшь катнашучылар – өч яшьлек Ян Кондратьев һәм биш яшьлек Айсар Хәнифов истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Бу көнне Аксубай районында «Милләт кроссы»нда барлыгы 1500 кеше катнашты.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх