На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Сабада яшь чәчтараш осталары бәйгесендә җиңүчеләр билгеле

Саба урта мәктәбе базасында «Оста – Саба» район чемпионатының «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында ярыш-бәйге үтте. Әлеге бәйгедә 30 укучы көч сынашты. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Конкурс ике этаптан торды. Беренчесендә балалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап бирде.

Ә икенче этапта чәчтараш сәнгате буенча осталыкларын эшләрендә күрсәттеләр.

Зәвыклы һәм матур булып күренү өчен, пөхтә итеп чәч ясый белү бик мөһим. Мондый бәйгеләр укучыларга алга таба үсеш өчен искиткеч башлангыч булып тора.

Бәйгедә 5-7 сыйныф укучылары арасында Эзмә мәктәбеннән Язилә Вахитова 1 урынны, Килдебәк мәктәбеннән Дарина Гарифуллина 2 урын, Мичән мәктәбеннән Гаделия Зарипова 3 урын алды.

8 -11 сыныф укучылары арасыннан Шәмәрдән мәктәбеннән Азалия Шарипова 1 урынга, Шиңар мәктәбеннән Идиллия Шайхелисламова 2 урынга, Саба урта мәктәбеннән Камилә Газизҗанова 3 урынга чыкты.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх