Казанда Россия Федерациясе генераль прокуроры Кубогына IV бөтенроссия җәядән ату турниры тәмамланды. 96 иң яхшы спортчы ярышларның призеры дип танылды, ә аларның 16сы Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына лаек булды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин турнирны ябу тантанасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы җитәкчелегенә ярышларны Казанда уздыруда ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте.
«ТР Рәисе исеменнән Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына дүртенче бөтенроссия җәядән ату ярышлары тәмамлану белән котлыйм. Илнең 48 төбәгеннән килгән 600 спортчы биш көн дәвамында төгәллектә һәм техникада көч сынашты.
Без Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы җитәкчелегенә әлеге әһәмиятле турнирны уздыру өчен республикабызны сайлаулары һәм ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтле.
Шулай ук барлык спортчыларга, судьяларга, тренерларга, волонтерларга рәхмәт әйтәсем килә. Сездән башка әлеге спорт бәйрәме шундый матур һәм мавыктыргыч була алмас иде.
Кадерле дуслар, җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм. Гадел көрәштә яулаган җиңүегез сезгә мотивация һәм күтәренке кәеф бирсен, яңа казанышларга этәргеч булсын. Җәядән ату ярышлары һәм сезнең уңышлар Татарстан Республикасында да әлеге матур спорт төрен үстерү өчен яңа импульс бирер, дип ышанам», - диде Песошин.
Исегезгә төшерик, РФ Генераль прокуроры Кубогына җәядән ату ярышлары Татарстан башкаласында беренче мәртәбә узды. Моңарчы турнир Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Сочида узды.
Турнирда Россиянең 40тан артык төбәгеннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан, шулай ук Запорожье өлкәсеннән килгән 600дән артык укчы катнашты.
РФ Генераль прокуроры Кубогына җәядән ату турниры 22-26 сентябрьдә «Ак Барс Арена» стадионында узды.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии