На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Суд Арча Мәдәният йортының элеккеге директорына мошенниклык өчен хөкем карары чыгарды

Арча районы Мәдәният йортының элеккеге директорын мошенниклыкта гаепле дип таныдылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе нигезендә, район Мәдәният йорты директоры 2018-2023 елларда эшмәкәрләр белән чаралар уздыру турында килешүләр төзегән, ә аннары акчаларның бер өлешен үзләштергән.

Ул моны муниципаль ихтыяҗларга чыгымнар дип күрсәткән. Зыянның гомуми суммасы 200 мең сумнан артык.

Җинаять эшен тикшерү барышында зыян тулысынча кайтарылган. Суд Мәдәният йортының элеккеге директорына штраф рәвешендә җәза билгеләде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх