На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

«Гаилә» мәчетендә махсус операциядәге хәрбиләр өчен 2000 пар йон оекбаш бәйләделәр

Казанның «Гаилә» мәчетендә махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә ярдәм өчен «Гаилә җылысы» дип аталган акция тәмамланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Акция кысаларында мөслимәләрне җылы оекбашлар бәйләргә һәм, гомумән, аларга кирәкле җылы киемнәрне җыеп-тупларга чакырдылар. Казан һәм бөтен Татарстан халкы актив катнашты.

Нәтиҗәдә «Гаилә»дә якынча 2000 пар йон оекбаш бәйләнде.

Мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан Республикасы мөфтиенең территорияләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәровка махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нәкъ менә шул кадәр җылы бүләк тапшырды. Күчтәнәчләр якын арада Диния нәзарәте делегациясе тарафыннан алгы сызыкта барып җитәчәк. Диния нәзарәте барлык гуманитар йөкләрне турыдан-туры махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә тапшыра, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх