Татарстан территориясендә пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) һөҗүме турында кисәтү гамәлдән чыгарылды. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр ителә.
Республикада һөҗүм ихтималы турында беренче кисәтү 00.34 сәгатьтә булды. Кабат БПЛА һөҗүме куркынычы 03.30 сәгатьтә игълан ителде.
00.50 сәгатьтән башлап Казан аэропорты ябылды. Ул 2.35 сәгатьтә кабат эшли башлады. Росавиациядә ачыклык керткәнчә, бу вакытта Казанга килә торган 3 самолет запас аэродромнарда тукталды, дип яза «Татар-информ».
Свежие комментарии