19 августта, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында XXXV Татар яшьләре көннәренә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни федераль автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, «Идел» Яшьләр үзәге директоры Салават Кадыйров, «Җиде буын» генеалогия тикшеренүләре үзәгенең башкарма директоры Рүзәл Фәйзрахманов катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии