На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда яшен, көчле җил һәм көннәр салкынаюы фаразлана

Татарстан якындагы көннәрдә циклон хакимлегендә булачак: синоптиклар көчле яшенле яңгырлар, көчле җил - секундына 24 метрга кадәр һәм локаль боз фаразлый. Һава температурасы түбәнәячәк, ә һава торышының яхшыруы атна ахырына гына көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Соңгы тәүлек дәвамында Татарстан атмосфера фронтлары зонасында булды.

Кайбер районнарда кыска вакытлы яшенле яңгыр яуды, көндез һава температурасы +20..+26 градуска кадәр җылынды, төнлә температура +14...+ 16 градуска кадәр төште.

Бүген, 18 августта, көннең икенче яртысында һәм 19 августта тәүлек дәвамында төбәк көньяктан күчүче актив циклон тәэсире астында була. Яңгырлы, урыны белән көчле болытлы һава, яшен һәм җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Төнлә +12..+17 градус, көндез +17..+ 22 градус булачак.

20 августта төнлә яңгыр территориянең күпчелек өлешендә сакланачак, урыны белән көчле итеп яварга мөмкин. Көндез явым-төшем республиканың көнчыгышына күчәчәк. Яшенле яңгыр, көчле җил (20 м/с) һәм боз явуы көтелә. Һава температурасы төнлә +9..+14 градустан көндез +18..+ 23 градуска кадәр җитәчәк.

21 августта Татарстан атмосфера басымы югары зонада була. Әмма урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +8...+13 градуска кадәр төшәчәк, көндез – +20+..25 градуска күтәреләчәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразына караганда, 22-23 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Шул ук вакытта көндез һава температурасы +23..+28 градуска җитәчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх