На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда туган Никита Кобелев Александрин театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде

Санкт-Петербургтагы Александрин театрының яңа сәнгать җитәкчесе итеп Татарстанда туган Никита Кобелев билгеләнде. Бу хакта Россия Мәдәният министрлыгы башлыгы Ольга Любимованың боерыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Документ нигезендә, Кобелев вазифасын үтәүгә 12 июльдә керешә. Узган сезонда ул театрда режиссер булып эшләгән.

Аның эшләре арасында Лев Толстой романы буенча куелган «Воскресенье» спектакле бар.

Ул 10 ел дәвамында башкаланың Владимир Маяковский исемендәге театрында эшли, ә 2017 елдан 2021 елга кадәр шулай ук Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) актерлык факультетында укыта.

Никита Кобелев 1987 елның 10 маенда Чаллыда туган, дип күрсәтелә агентлык әзерләгән биографик белешмәдә. Кечкенә чагында һәвәскәр театр студиясенә йөргән. Ул шулай ук бүгенге көнгә кадәр эшләүче «Ключ» яшьләр театрын оештыручыларның берсе.

Ссылка на первоисточник
наверх