На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Гаилә коды» фотокүргәзмәсендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Гаилә коды» фотокүргәзмәсендә булды. Традицион гаилә кыйммәтләренә багышланган проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгының грантлар конкурсында җиңде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Поектның максаты – гаилә бәйләнешләрен һәм традицияләрен саклау, шулай ук хәзерге җәмгыятьтә балалар һәм яшьләр арасында гаиләнең ролен арттыру», — диде ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

Экспозиция төрле гаиләләрнең 16 фотосурәтеннән тора. Аларның һәрберсе турында фотоларның өске почмагында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә белергә мөмкин.

Күргәзмәне яшь фотограф Олег Самойлов әзерләгән. Аның идеясе буенча, эшләрнең һәрберсе мәхәббәт, кайгырту, ярдәм, хөрмәт һәм үзара аңлашуны — безнең барыбызны берләштерүче кыйммәтләрне чагылдыра.

Фотосессиядә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган гаилә тарихлары конкурсында җиңүчеләр катнашкан.

Чара Россия Президенты Владимир Путин Россиядә игълан иткән Гаилә елында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында уза.

 

Ссылка на первоисточник
наверх